“Элеккечә безнең игътибар һәм кайгырту үзәгендә – кеше. Без илкүләм проектларны, шулай ук тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән республика программаларын гамәлгә ашыруны тулы күләмдә дәвам итәбез. Агымдагы елда алар 44. Татарстан бюджетыннан 46 млрд.сумнан артык акча бүлеп бирелде”, – дип билгеләде бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык Юлламасында.
Президент билгеләп үткәнчә, 3,5 мең социаль-мәдәни өлкә объектларын төзү, реконструкцияләү, капиталь ремонтлау һәм төзекләндерү эшләре бара. “Бу бик матур һәм заманча мәктәпләр, балалар бакчалары, ресурс үзәкләре һәм тулай тораклар, ФАПлар һәм стационарлар, мәдәният йортлары һәм яшүсмерләр клублары, спорт мәйданчыклары һәм чаңгы базалары, балалар сәламәтләндерү лагерьлары һәм башка бик күп объектлар”.
Барлык программаларны һәм проектларны тормышка ашыруның төп принцибы - аларны синхронлаштыру. Әлеге эшкә торак кына түгел, социаль, транспорт, инженерлык, бизнес-инфраструктура объектларын, тулаем территорияне төзекләндерүне тәэмин итеп, комплекслы якын килергә кирәк.
Президент ассызыклаганча, программаларны гамәлгә ашыруда, беренче чиратта, гражданнарның соравына ориентлашырга кирәк. Бу хакимият һәм җәмгыятьнең тырышлыгын яшәү һәм эшләү өчен уңайлы шартлар тудырырга мөмкинлек бирәчәк.
Мисал итеп ул «Безнең ишегалды» республика программасын китерде, аның ярдәмендә 3 ел эчендә бөтен республика буенча 3 меңнән артык ишегалды төзекләндерелде, ә уртак нәтиҗә барысына да ошый ды, сөендерә дә.
Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә инженерлык челтәрләренең тузуы халыкны борчый торган актуаль мәсьәлә булып кала. Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсе буенча федераль дәрәҗәдә торак-коммуналь хуҗалыкны модернизацияләү комплекслы программасын әзерләү бара. Шуңа бәйле рәвештә Президент гамәлдәге коммуналь инфраструктураны җентекләп инвентаризацияләргә, конкрет объектларны, эш срокларын һәм күләмнәрен расларга кушты, халыкның ремонт кайда һәм кайчан башкарылачагы турында мәгълүматы булсын өчен.
“Тулаем алганда, әлеге программаны тормышка ашыруның нәтиҗәсе күпфатирлы торакка капиталь ремонт ясау программасы белән чагыштырылачак», – дип ассызыклады ул.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов дәүләт хакимияте органнары алдына планлаштырылган барлык чараларны тулысынча үтәү, катгый финанс-бюджет дисциплинасын тәэмин итү, һәр бюджет сумын тотуның нәтиҗәлелеген арттыру бурычын куйды.