Рөстәм Миңнеханов Зәңгәр күлләр территориясендә булды

2024 елның 7 августы, чәршәмбе

Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов Зәңгәр күлләр территориясендә булды. Бу мәйданчык аеруча саклаулы табигый территория һәм шәһәр халкы һәм Казан кунаклары арасында популяр ял итү урыны булып тора. Моңа кадәр Рөстәм Миңнеханов ял итү урынында булган һәм аларны төзекләндерү буенча йөкләмәләр биргән иде. Республика башлыгын ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин, шулай ук «ТР Главинвестстрой» ДКУ директоры Илнар Хафизов озата йөрде. 

Күл буенда җәяүлеләр сукмаклары оештырылган, су коену урыннары төзекләндерелгән.

Игътибар павильоннарга - мәгълүмат үзәкләренә бирелде, аларда информорийлар, прокат үзәкләре, шулай ук көймә станцияләре каралган.

Рөстәм Миңнеханов гидроциклларда һәм моторлы көймәләрдә шуучылар өчен пространствоны SUP борд һәм катамараннарда ял итү һәм шуу урыннарыннан аеру мәсьәләсен эшләргә кушты. Татарстан Рәисе ассызыклаганча, бу ял итүче кешеләрнең иминлеген тәэмин итү өчен мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International