Татарстанда төзелеш һәм капиталь ремонт программалары 2022 елда дәвам итәчәк

2022 елның 9 марты, чәршәмбе

Быел республикада социаль-мәдәни өлкә объектларын төзү һәм капиталь ремонтлау, коммуналь инфраструктураны һәм торак төзелешен модернизацияләү кысаларында республика программаларын һәм милли проектларны гамәлгә ашыру дәвам итәчәк. Бу хакта журналистларга ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин сөйләде. Ул искәрткәнчә, агымдагы елда Татарстанда 44 республика программасын гамәлгә ашыру планлаштырылган. Аларның гомуми финанслау күләме-якынча 47 млрд. сум.

Акча шул исәптән мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, яшьләр һәм спорт, шулай ук авыл инфраструктурасы объектларына тәгаенләнәчәк.

“Бу чараларның барысы да республиканың, аның һәр кешесенең тормышын яхшы якка үзгәртә, һәм без аларны тулы күләмдә үтәргә омтылабыз”, - дип билгеләп үтте министр.

Гомумән алганда, социаль-мәдәни объектларны төзү, реконструкцияләү, капиталь ремонтлау буенча республика программалары үз эченә 3,5 меңнән артык объектны ала.

Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә 2,4 млрд. сумлык 6 программа гамәлгә ашырыла:

- халыкны эчәргә яраклы су белән тәэмин итү программасы кысаларында, 1,3 млрд. сумлык 128 объектны үз эченә ала, торак пунктларда инженерлык челтәрләре модернизацияләнәчәк;

- урамнарны яктырту;

- индивидуаль җылыту системасына күчү, блок-модульле котельныйлар һәм тышкы урнаштыру казаннары урнаштыру;

- бюджет учреждениеләре котельныйларында казаннарны алыштыру;

- чистарту корылмаларын модернизацияләү программасы 18 объектны үз эченә ала. Программаның максаты-юынты суларны чистартуның сыйфатын арттыру хисабына сулыкларның һәм туфракның пычрануын булдырмау;

- су белән тәэмин итү һәм каты көнкүреш калдыкларын җыю өчен мәйданчыклар булдыру программасы кысаларында бакчачылык ширкәтләрендә инженерлык челтәрләре модернизацияләнәчәк.

Барысы программалар республиканың 45 муниципаль берәмлеген колачлый.

Белем бирү учреждениеләрен капиталь ремонтлау өлкәсендә 4 программа гамәлгә ашырыла. Шулай итеп, 119 мәктәпне, 22 балалар бакчасын, 11 ресурс үзәген ремонтлау планлаштырыла.

Сәламәтлек саклау өлкәсендә фельдшер-акушерлык пунктларын, патологоанатомия бүлекләрен төзү һәм сәламәтлек саклау объектларын капиталь ремонтлау программасы буенча 32 объект ремонтланачак, 54 сәламәтлек саклау объекты төзеләчәк.

Стационарларны төзү һәм капиталь ремонтлау программасы кысаларында 26 медицина учреждениесе ремонтланачак һәм 7 объект төзеләчәк.

Мәдәният өлкәсендә 7 объект төзеләчәк, шулай ук ремонтланачак

5 балалар сәнгать мәктәбе һәм 9 авыл мәдәният йорты.

Яшьләр сәясәте линиясе буенча 4 программа гамәлгә ашырылачак. Капиталь ремонт 8 яшьләр үзәге, 11 яшүсмерләр клубы, 6 лагерь, шулай ук быел старт алган яңа программа буенча 15 психологик-педагогик ярдәм үзәге биналарына кагылачак. Республиканың 6 районында 6 балалар сәламәтләндерү лагере төзеләчәк.

Спорт өлкәсендә ике программа гамәлгә ашырылачак. Шулай итеп, модульле чаңгы базалары һәм универсаль спорт мәйданчыклары төзү программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. Быел торак пунктларда 4 яңа мәйданчык һәм бер блок-модульле чаңгы базасы, шулай ук 6 ябык футбол манежы барлыкка киләчәк.

«Тәҗрибә күрсәткәнчә, мондый объектлар бик популяр, бигрәк тә балалар һәм яшүсмерләр арасында», - дип билгеләп үтте Марат Айзатуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International