Гыйнвар аенда Татарстанда ТКХ өчен түләүләр җыю 95,7% тәшкил итте

2022 елның 5 марты, шимбә

Коммуналь хезмәтләрнең сыйфатын яхшырту турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар катнашында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Марат Айзатуллин сүзләренә караганда, гыйнвар аенда торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр җыю дәрәҗәсе Татарстан буенча уртача 95,7% тәшкил итте. Бу узган ел күрсәткеченнән 1,2%ка артыграк. Уртача еллык күрсәткеч 99,1% , бу 2020 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 0,3%ка артыграк. 1 нче февральгә 22 муниципаль берәмлектә еллык җыем уртача республика күрсәткеченнән түбәнрәк. 23 муниципалитет республиканың уртача күрсәткеченнән артып киткән.

2022 елның 1 февраленә торак-коммуналь хезмәтләр өчен халыкның бурычы 8,2 млрд. сум тәшкил иткән. Бу ике айлык түләүләр диярлек. 6 муниципалитетта бурыч ике һәм аннан да күбрәк ай тәшкил иткән. 21 муниципаль берәмлек бер айдан ике айга кадәр бурычка ия. Бу планда торак-коммуналь хезмәтләр өчен җыелган бурыч бер айдан артмаган 18 районда яхшы дип санала.

Электрон форматта башкарылган түләүләр саны сизелерлек арткан. Хәзер республика буенча электрон түләүләрнең уртача дәрәҗәсе 72% тәшкил итә. Башка сүзләр белән әйткәндә, һәр өченче коммуналь түләү гражданнар тарафыннан читтән башкарыла. Районнар, үз чиратында, бу өлештә бөтенләй төрле күрсәткечләр күрсәтә. 8 муниципаль районда электрон түләүләр өлеше 50%ка җитмәгән. 30 районда онлайн түләүләр өлеше – 50дән 72%ка кадәр. Җиде муниципаль берәмлек электрон түләүләр дәрәҗәсен Татарстан буенча уртачадан югарырак күрсәтә..

Ахырда министр язгы ташуны кисәтү чаралары үткәрү турында сөйләде. Яз җитүгә һәм тышкы һава температурасы күтәрелүгә, муниципаль берәмлекләрнең күпчелек территорияләре, бигрәк тә яр буе районнары, кар эрү сәбәпле, су басуга дучар. Быел кыш республика территориясендә явым-төшем күп булды, шуның нәтиҗәсендә күп фатирлы һәм индивидуаль торак йортларны, шулай ук социаль һәм коммуналь объектларны су басу ихтималы артты.

«Район башлыкларыннан муниципаль район территориясендә язгы ташуга каршы чараларны оештыру һәм язгы ташу чорында тормыш барышын тәэмин итү объектларының өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләсен аерым контрольгә алуыгызны сорыйм», - дип өстәде Марат Айзатуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International