Татарстан Республикасында торак төзелеше барышы һәм гражданнарның аерым категорияләрен торак белән тәэмин итү турында ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар катнашында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. «Төзүчеләр элеккечә үк эш буенча алда бара – агымдагы датага күрсәткечләр узган ел белән чагыштырганда 108% тәшкил итә. 2022 ел планы 18%ка диярлек үтәлгән, 485 мең квадрат метр төзелгән, - диде ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы. - Планның иң күп үтәлеше социаль ипотека буенча теркәлә – агымдагы датага ул 47%ка үтәлгән, 70 мең кв. метр тапшырылган».
Файдалануга тапшырылган торак күләменең яртысыннан артыгы шәхси торак төзелешенә туры килә. 2 260 йорт тапшырылган, ягъни планның 18,1%. Бер ел эчендә шәхси торак төзелеше линиясе буенча ким дигәндә 12 мең 454 йорт төзергә кирәк булачак.
Коммерциячел төзелеш линиясе буенча план 12%ка үтәлгән. Гомуми мәйданы 110 мең кв. м булган 28 күп фатирлы йорт файдалануга тапшырылган.
Марат Айзатуллин аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү программалары турында сөйләде. Быел 4 программа буенча фатир алучылар исемлегенә 677 гаилә кертелгән, шуларның 600е – ятим балалар.
«Биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче күп балалы гаиләләр» категориясендә 22 фатир алучы бар.
Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасы буенча 50 торак алучы кертелгән, алар яши торган 22 муниципаль берәмлек «Электрон бюджет» системасында килешү төзегән.
2022 елда Ерак Төньяк һәм чернобыльчеләр арасыннан мәҗбүри күченүчеләр категориясендә 5 кеше тәкъдим ителгән.
Министр хезмәт иминлеген саклау өлкәсендәге вәзгыять турында аерым сөйләде. Контроль-күзәтчелек органнары төзелә торган объектларны тикшерә башлады. Ел башыннан бирле Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе 84 тикшерү үткәргән, тикшерү нәтиҗәләре буенча 330 мең сумлык 2 карар чыгарылган. Үзлегеннән җайга салынучы оешмалар көче белән 178 тикшерү үткәрелгән.
Баш инвестицион-төзелеш идарәсе (ГИСУ), дәүләт заказчысы буларак, үз мәйданнарында 294 контроль-күзәтчелек чарасы оештырды. Ел башыннан бирле төзелеш мәйданнарында ачыкланган 119 хокук бозу очрагының 88е оператив рәвештә бетерелгән.