ТР Төзелеш министрлыгы һәм ТР Дәүләт торак инспекциясе җылылык өчен түләүләрне арттыру сәбәпләрен аңлаттылар

2022 елның 18 феврале, җомга

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне тикшерү һәм кышкы чорда Татарстан Республикасында җылылык өчен түләүләрне үзгәртү турында сөйләделәр. Матбугат конференциясендә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов һәм ТР Дәүләт торак инспекциясе башлыгы Сергей Крайнов катнашты.

Алексей Фролов журналистларга җылылык өчен түләүләрне исәпләү гомумйорт исәпкә алу приборлары белән теркәлгән җылылык энергиясен фактта куллану буенча башкарыла, дип аңлатты. 2021 елның декабре белән чагыштырганда, 2022 елның гыйнварында Казанда җылылык энергиясен куллану күләме 27% – ка, Яр Чаллыда 30% - ка арткан.

«Җылылык энергиясе күләмен үзгәртүгә температура режимы йогынты ясый. Анализ күрсәткәнчә, 2022 елның гыйнвары 2021 елның декабреннән салкынрак булган.  Әйтик, Казан шәһәрендә приборларның күрсәткечләрен төшерү вакытында тәүлекнең уртача температурасы 10,9°C, бу декабрьнең 6,7 °С салкынрак. Чаллыда-минус 11,5°C, бу 6,9°С салкынрак», - дип ачыклык кертте  министрның беренче урынбасары.

Ул аңлатканча, җылылык көйләү җайланмалары куелган яңа торак йортларда шулай ук исәпләү приборы кулланыла. Мондый йортларда яшәүчеләр җылылыкны батареяларда үзләре көйли һәм җылылык энергиясе өчен факт буенча түли ала. Шул ук вакытта гомуми җылылык өчен түләү турында да онытырга ярамый – бу үзәк җылылык системасы булган подъездлар, чормалар.

Җылылык көйләү җайланмалары белән республика буенча тәэмин ителеш 51,4% тәшкил итә, Казан буенча – 59,5%, Яр Чаллы-95,6%.

Алексей Фролов, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү һәм исәпләү белән бәйле барлык мәсьәләләр буенча, беренче чиратта, идарәче оешмага мөрәҗәгать итәргә кирәклеген әйтте. Ул кулланучыга гомумйорт исәпкә алу приборлары күрсәткечләре буенча кулланылган коммуналь ресурсларның айлык күләме турында кулланучыга соратып алына торган хисап чорлары өчен мәгълүмат бирергә тиеш, диде. Җаваптан кәнагатьләнмәгән очракта, Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Инспекция  торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне исәпләүнең билгеләнгән тәртибен үтәүне контрольдә тоту вәкаләтләрен гамәлгә ашыра. Мөрәҗәгатьләр шулай ук ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының кайнар линиясенә (843) 231 14 10 номеры буенча кабул ителә.

Сергей Крайнов белдергәнчә, соңгы вакытта Татарстанда фатир хуҗасының үз фатирларында батарейларны ниндидер сәбәпләр аркасында ябуы, шуның аркасында бина күрше фатирлар хисабына җылытыла, шуннан соң күршеләрдә коммуналь хезмәтләр өчен исәп-хисап арта. «Моңа юл куярга ярамый. Милекче фатирга җылылык бирүне билгеле бер чикләрдә көйли ала, әмма тулысынча ябарга хокуклы түгел. Бу очракта аның күршесе идарәче компаниягә шикаять белән мөрәҗәгать итә ала», - дип аңлатты ТР Дәүләт торак инспекциясе башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International