Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин илкүләм проектларны гамәлгә ашыру турында мәгълүмат бирде. Бүгенге көндә аларга 12 федераль проект буенча 105 төзелеш һәм ремонт объекты кертелгән. Профильле федераль министрлыклар һәм ведомстволар белән килешүләр төзелде.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
«Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты паспортына 37 объект кертелде.
«Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» проекты буенча 27 җәмәгать киңлеген яңартырга кирәк. Тагын 6 территория, «Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр» конкурсында җиңеп, төзекләндереләчәк.
«Чиста су» федераль проекты буенча агымдагы елда Нурлат шәһәре өчен су алу ноктасы булган су белән тәэмин итү системасын төзү планлаштырыла.
«Экология» илкүләм проекты буенча «Иделне савыктыру» федераль проекты кысаларында ләм кырларын рекультивацияләү һәм Казан шәһәрендә биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү эшләрен дәвам итү планлаштырыла. Биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү буенча контракт гыйнвар аенда төзелгән, төзү-монтаж эшләре 27%ка башкарылган. Күчмә объект - Казанда Самосырово полигонын рекультивацияләү эшләре дәвам итә, ул «Чиста ил» федераль проекты буенча тормышка ашырыла.
«Мәгариф» илкүләм проекты белән «Заманча мәктәп» федераль проекты буенча Тукай районында 100 урынга исәпләнгән мәктәп төзү һәм республиканың Апас һәм Баулы районнары мәктәпләрендә 2 спорт залын капиталь ремонтлау каралган. Алар «Һәр баланың уңышы» федераль проектына кертелде.
«Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты һәм аңа керүче «Беренчел звеноны модернизацияләү» федераль проекты кысаларында эшләр ике юнәлеш буенча алып барылачак. Беренчесе – 29 фельдшер-акушерлык пункты төзелеше. Икенчесе – үзәк район хастаханәсенең 20 бинасын капиталь ремонтлау һәм реконструкцияләү.
«Демография» илкүләм проекты буенча 2022-2023 еллар дәвамында бер объект – Казан шәһәрендә балалар бакчасы төзеләчәк.
«Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты кысаларында Югары Ослан районында «Түбәтәй тауэр» объекты янындагы территорияне төзекләндерү планлаштырыла.
Моннан тыш, республиканың Төзелеш министрлыгы катнашында 2022 елда 5 дәүләт программасы гамәлгә ашырылырга тиеш, аларда барлыгы 102 объект керә. Иң күп эш «Мәгарифне үстерү» дәүләт программасы уңаеннан башкарылачак - бер ел эчендә 66 гомуми белем бирү оешмасында капиталь ремонт үткәрергә кирәк.
«Мәдәниятне һәм туризмны үстерү» программасы кысаларында Чаллы шәһәрендә «Мастеровые» рус драма театры төзелеше дәвам итәчәк.
Авыл территорияләрен комплекслы үстерү буенча чаралар исемлегенә 16 объект буенча эшләр кертелде. Бу – инженерлык челтәрләренең 5 объектын модернизацияләү, 3 мәгариф объектын төзү һәм бер авыл мәдәният йортын ремонтлау, комплекслы торак төзелеше өчен 7 мәйданчыкны төзекләндерү.
«Су хуҗалыгы комплексын үстерү» дәүләт программасы Кама Тамагында Куйбышев сусаклагычының ярларын ныгыту эшләрен үз эченә ала. Эшләрнең әзерлек этабы агымдагы елның апреленә билгеләнде. Шулай ук сулыкларда 14 гидротехник корылманы ремонтлау планлаштырылды.
«Ватанны саклаганда һәлак булганнарның истәлеген мәңгеләштерү» программасы буенча республикада 4 хәрби каберлекне торгызырга кирәк.
Аннары министр хезмәт иминлеген саклау өлкәсендәге чаралар турында сөйләде. Бу эш өзлексез режимда алып барыла. Ел башыннан бирле Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе төзелеш мәйданнарында 39 тикшерү үткәргән, үзлегеннән җайга салынучы оешмалар 143 тикшерү здырган. ДТТИ үз мәйданнарында 286 контроль-күзәтчелек чарасы оештырган. Ачыкланган җитешсезлекләр оператив рәвештә хәл ителә. Ел башыннан төзелеш мәйданнарында ачыкланган 68 хокук бозу очрагының 58е бетерелде.