Илшат Гыймаев Татарстанда социаль объектлар төзү турында сөйләде

2022 елның 17 ноябре, пәнҗешәмбе

2022 елда Татарстан Республикасында социаль объектлар төзү программаларын гамәлгә ашыруның барышы турында бүген журналистларга ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләде.

 

«Россия Федерациясенең мәдәниятне һәм туризмны үстерү» дәүләт программасы кысаларында 2022 елда Яр Чаллыда «Мастеровые» рус драма театры бинасы төзелеше тәмамланды. «Мәдәният» милли проектын гамәлгә ашыру 2021 елдан Алабуга һәм Яшел Үзән шәһәрләрендә күчмә мәдәни үсеш үзәкләрен төзеп бетерергә мөмкинлек бирде», – диде министр урынбасары.

 

Шулай ук Арча, Баулы, Яшел Үзән, Чүпрәле, Мамадыш районнарында тагын 7 мәдәният йортын төзеп бетерү, Түбән Кама һәм Буада мәдәният объектларын реконструкцияләү планлаштырыла.

 

2022 елда сәламәтлек саклау объектларын төзү республика программасы кысаларында егерме өч фельдшер-акушерлык пункты (ФАП), 1 патологоанатомия бүлеге һәм 1 гомуми практика табибы офисы төзү планлаштырыла. «Күп кенә объектларда төзелеш-монтаж эшләре тәмамланган», - дип билгеләде Илшат Гыймаев.

 

«Сәламәтлек саклау» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында 33 объектта эшләр планлаштырылган: бу-29 ФАП, «Лениногорск үзәк район хастаханәсе» ДАССОның табиб амбулаториясе, Әлмәт шәһәренең гомуми практика табибы һәм педиатр офисы, «Питрәч үзәк район хастаханәсе» ДАССОның табиб амбулаториясе, Яшел Үзән үзәк район хастаханәсенең күп профильле поликлиникасы. «Объектларда төп эшләр тәмамланган һәм ел ахырына кадәр тапшырылачак», - дип хәбәр итте Илшат Гыймаев.

 

Шулай ук блок модульле чаңгы базаларын урнаштыру һәм спорт мәйданчыкларын төзү республика программасы кысаларында 11 объект төзелеше тәмамланып килә.

 

«Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында Алексеевск бистәсендә ясалма бозлы ябык шугалак төзелеше тәмамланды.

 

«Моннан тыш, республикада программадан тыш берничә объект тормышка ашырыла. Яшел Үзән районы Васильево бистәсендә, Зәй шәһәрендә ябык йөзү бассейны төзелеше бара. Тәтеш муниципаль районында универсаль спорт мәйданчыгы булган 8 спорт комплексы төзелеп бетте», - дип төгәлләде министр урынбасары.

Шулай ук Илшат Гыймаев мәктәпкәчә учреждениеләр төзелеше турында да сөйләде.  Әйтик, 2022 елда  925 урын булган 5 объект төзү планлаштырыла. Бүгенге көндә Түбән Кама шәһәрендә, Буа муниципаль районының Әлши авылында һәм Биектау муниципаль районының Чернышевка авылында 485 урынга исәпләнгән 3 балалар бакчасы төзелеше тәмамланган һәм файдалануга тапшырылган. Тукай районының Новотроицкое авылында 220 урынга исәпләнгән мәктәпкәчә белем бирү оешмасы төзелеше тәмамланып килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International