Казанда архитектура һәм дизайн вузлары арасында конкурс узачак

2022 елның 14 сентябре, чәршәмбе

17-24 сентябрьдә КДАТУ мәйданчыгында архитектура, дизайн һәм сәнгать буенча иң яхшы чыгарылыш квалификация эшләренең XXXI Халыкара смотр-конкурсы булачак.

 

Ел саен үткәрелә торган чарада Россиянең төрле югары уку йортлары һәм якын чит илләрдән делегатлар катнашачак.

 

Катнашучыларның эшләре архитектура, дизайн һәм сәнгать юнәлешләре буенча тәкъдим ителәчәк. Җиңүчеләр Россия архитектура һәм төзелеш фәннәре академиясе, Халыкара архитекторлар берлеге, Россия Архитекторлар берлеге, Эзләнүчеләр һәм проектлаучылар милли берләшмәсе, Милли дизайн академиясе, шулай ук халыкара премияләр белән бүләкләнәчәк.

Конкурс белән беррәттән «Россиянең киңлек үсеше: территория, шәһәр, бина» халыкара фәнни-гамәли конференциясе, шулай ук архитектура, дизайн һәм сәнгать буенча фәнни һәм укыту-методик әдәбиятның Халыкара конкурсы узачак.

Мондый төрдәге чаралар гомумән Россия һәм архитектура мәктәпләре буенча белем дәрәҗәсен бәяләргә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International