Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәте йортында узган атналык киңәшмәдә социаль-мәдәни объектлар һәм милли проектларны гамәлгә ашыру турында сөйләде.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты.
Республикада илкүләм проектлар кысаларында 105 объект төзү һәм капиталь ремонт ясау планлаштырылган.
«Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча - 37 объект. Бу - «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты буенча 27 җәмәгать урыннарын төзекләндерү.
Шул ук вакытта 6 иҗтимагый киңлек Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр конкурсында җиңүче булды. Объектларда подрядчылар әзерлек эшләренә керешә. Агымдагы 2022 елда федераль һәм республика программалары кысаларында барлыгы 65 объект төзекләндерелергә тиеш.
«Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектына шулай ук Нурлат шәһәре өчен «Чиста су» федераль проекты буенча су суырту ноктасы булган су белән тәэмин итү системасын төзү дә керә. Хәзер объектта әзерлек эшләре бара.
«Торак фондының яшәү өчен яраксызлыгын тотрыклы киметүне тәэмин итү» федераль проекты буенча быел 841 кешене күчерергә кирәк булачак. Бүгенге көндә 170 кеше күчерелгән.
«Иделне савыктыру» федераль проекты кысаларында «Экология» милли проекты кысаларында Казан шәһәрендә биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү бара. Моннан тыш, «Чиста ил» федераль проекты буенча Казанда Самосырово полигоны рекультивацияләнә.
«Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында Тукай районында «Заманча мәктәп» федераль проекты буенча 100 урынга исәпләнгән мәктәп төзү планлаштырыла.
Шулай ук республиканың Апас һәм Баулы районнары мәктәпләрендә 2 спорт залында эшләр башкарыла, аларны ремонтлау «Һәр баланың уңышы»федераль проекты белән каралган.
«Демография» илкүләм проекты буенча Казанда балалар бакчасы төзү планлаштырыла.
«Мәдәният» илкүләм проекты турында сөйләгәндә, Марат Айзатуллин хәбәр иткәнчә, «Мәдәни мохит» федераль проектына 11 объект кертелгән. Алар арасында иң зурлары - Түбән Камада яшь тамашачы театры һәм Буа шәһәрендәге район мәдәният йорты.
«Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» милли проекты буенча быел Югары Ослан районында «Тубетей Тауэр» объекты өчен территорияне төзекләндерү һәм инфраструктура төзү планлаштырыла.
Республика программалары һәм милли проектлар белән беррәттән, ТР Төзелеш министрлыгы 6 дәүләт программасын гамәлгә ашыруда катнаша. Аларда 104 объект кертелгән. Шуларның 66 сы мәктәпләр («Мәгарифне үстерү» дәүләт программасы объектлары). Агымдагы елда, республика программасын исәпкә алып, Татарстанда 119 мәктәп ремонтланачак.
«Мәдәниятне һәм туризмны үстерү» дәүләт программасы буенча Яр Чаллыда «Мастеровые» рус драма театры төзелә.
Шулай ук республикада авыл территорияләрен комплекслы үстерү буенча җитди программа чаралары планлаштырылган. Алар 16 объектта эшләрне үз эченә ала. Бу шул исәптән 3 мәгариф объекты төзелеше һәм бер мәдәният объектын ремонтлау; 5 инженер челтәрен модернизацияләү; комплекслы торак төзелеше өчен 7 мәйданчыкны төзекләндерү.
«Су хуҗалыгы комплексын үстерү» дәүләт программасы ике юнәлеш буенча тормышка ашырылачак: 14 гидротехник корылманы ремонтлау һәм Кама тамагында Куйбышев сусаклагычының ярларын ныгыту.
«Ватанны саклаганда һәлак булганнарның истәлеген мәңгеләштерү» дәүләт программасы 4 хәрби каберлекне торгызуны күздә тота.