Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Төзелеш министрлыгы коллегиясенең һәм РФ Дәүләт Советының «Төзелеш, ТКХ, шәһәр мохите» юнәлеше буенча комиссиясенең уртак утырышында катнашты.
Утырыш Мәскәүдә Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснуллин җитәкчелегендә узды. Чарада шулай ук Россия Президенты ярдәмчесе, Дәүләт Советы секретаре Игорь Левитин, РФ төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин катнашты.
Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советының төзелеш, ТКХ һәм шәһәр тирәлеге комиссиясен җитәкли.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп узганча, узган ел Россиянең төзелеш тармагы һәм ТКХ үсеше стратегиясе проекты җентекләп каралды. Барлык төбәкләр дә бу эштә катнашты. Алар үз тәкъдимнәрен юллады, тәкъдимнәрнең төп өлеше проекты төгәлләгәндә исәпкә алынды. Тулаем алганда, Стратегия проекты хуплана һәм РФ Дәүләт Советы Президиумына хозурына тәкъдим ителә.
“Алга таба ил Президенты Стратегиядә куйган максатка - 2030 елга ел саен 120 млн кв. метр торакны сафка кертү максатына ирешү өчен кайбер мәсьәләләргә басым ясарга кирәк. Шуларның берсе - яңа торакка ихтыяҗны кәнагатьләндерү. Стратегиядә бу мәсьәлә буенча төп чараларның берсе - ташламалы ипотека программасы, ул гражданнарның аерым категорияләренә генә кагылачак. Шул ук вакытта Стратегия проектында торакка ихтыяҗны стимуллаштыруның башка реаль инструментлары әлегә каралмаган. Шуңа күрә программаны 2024 елга кадәр дәвам итәргә, барлык категория гражданнар өчен, еллык 7% күләмендә процент ставкасын сакларга, шулай ук кредит суммасын 3 тән 6 млн сумга кадәр арттыру мөмкинлеген карау тәкъдим ителә. Моннан тыш, ташламалы ипотека программасына шәхси торак сатып алуны да кертергә тәкъдим итәбез. Бу да беренчел базарда бәяләр үсешен тоткарларга мөмкинлек бирәчәк", - диде Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында.
Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән аралашу барышында Рөстәм Миңнеханов төзелеш мәсьәләләре буенча Дәүләт Советы комиссиясе эшенең нәтиҗәлелеге турында белдерде. “2019 елда Россия Президенты тарафыннан хупланган карарлар уңай нәтиҗәләр бирде. Әмма бүген безнең алда яңа максатлар. Без төзелеш тармагын һәм ТКХны үстерү стратегиясен җентекләп өйрәндек, барлык төбәкләрнең тәкъдимнәре исәпкә алынды. Иң мөһиме - әлеге Стратегиядә торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләренә зур блок бирелгән. Бу бик авыр һәм кирәкле тема. Хөкүмәт белән тулысынча аңлашып эшлибез, Парламент безне хуплый. Ил Президенты безнең инициативаларны хуплар һәм нәтиҗәле уртак эш булыр дип ышанабыз”, - диде Рөстәм Миңнеханов.