Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясенең яңа бинасы 87% әзер

2024 елның 16 августы, җомга

Казанның Мәскәү районында Шыгабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче санлы татар гимназиясенең өч катлы яңа бинасы төзелә. Ул төп бинаны бушатырга мөмкинлек бирәчәк. Биредә остазлык мәктәбе урнашачак.

Бүгенге көндә объектта эшләр 87% ка башкарылган. Белгечләр вентиляция, көчсез агым системасы, җылыту, электр, су белән тәэмин итү һәм су чыгару системаларын монтажлыйлар. Шулай ук тышкы яктырту урнаштырыла, территория төзекләндерелә, диварлар бизәлә, плитәләр урнаштырыла.

Яңа корпус 270 укучыга исәпләнгән. Биредә спорт һәм тренажер заллары, конференц-зал, күп функцияле мәйданчык, тавыш яздыру студиясе, химия лабораториясе, 12 уку кабинеты һәм мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗанига һәм рәссам Бакый Урманчегә багышланган музей булачак.

Территориядә юкә, чыршы, арча утыртылачак, газон чәчеләчәк һәм МАФлар урнаштырылачак. Балалар өчен спорт мәйданчыгы оештырыла. Шулай ук йөгерү юллары, воркаут-зона урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International