Татарстан Республикасында яңа торак микрорайоннар коммуналь инфраструктура белән тәэмин ителә. Казанның Идел буе районында «Березовая роща» планлаштыру районы һәм М-14 микрорайоны өчен 5,4 км озынлыктагы суүткәргеч төзелеше тәмамлана. Шунда ук тиздән чиста су резервуарлары белән насос станциясе төзелеп бетәчәк.
Моннан тыш, төбәк башкаласында 14,5 км озынлыктагы басым коллекторы һәм «Березовая роща»канализация насос станциясе төзелеше тәмамланды.
Проектларны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә Казанның Идел буе районы административ һәм җитештерү объектларын су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу ихтыяҗы тулысынча канәгатьләндереләчәк. Шулай ук бу инвестицияләр җәлеп итүчәнлеген арттыруга һәм торак төзелешен үстерүгә уңай йогынты ясаячак. Шул исәптән коммуникацияләр белән 134 меңнән артык кеше өчен 3,7 млн.кв. м. торак тәэмин ителәчәк.
Моннан тыш, белгечләр «Иннополис» махсус икътисадый зонасы мәйданчыгыннан Казандагы «Березовая роща» канализация насос станциясенә кадәр басымлы хуҗалык-көнкүреш канализациясе төзиләр.
Шулай ук Лаеш районында һәм Зур Яшел Үзәндә Казан-Яшел Үзән трассасына якын территориядә су белән тәэмин итү системасы төзелә. Хәзерге вакытта эшләр 30% ка башкарылган. Шулай ук Казанның «Салават Күпере» торак районы өчен канализация системасын, аерым алганда биологик чистарту корылмаларын төзекләндерү эшләре алып барыла.