Рөстәм Миңнеханов капиталь ремонттан соң Казанның «Яшь гвардия» балалар спорт-сәламәтләндерү лагеренда булды. Аны ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар озатып йөрде.
«Яшь гвардия» лагеры «Лебяжье» урман паркында 1932 елда төзелгән. Соңгы тапкыр анда реконструкция 1961 елда үткәрелгән. 9,37 гектар мәйданда эшләр үткәргәндә барлык иске биналар диярлек сүтелә. Алар урынында 10 йокы һәм 2 административ корпус төзелгән. Аларда суүткәргеч һәм канализация үткәрелгән, кер юу һәм душ бүлмәләре җиһазландырылган. Спорт инфраструктурасы тулысынча яңартылган һәм территория төзекләндерелгән.
Ел саен җәйге чорда лагерьда 4 сменада ким дигәндә 950 бала ял итә. Быел ремонттан соң лагерьның проект куәте 5 сменага һәм 1400 балага (сменасына 280 кеше) кадәр артты.
Рөстәм Миңнеханов клубның яңа бинасын, йокы корпусларын, медицина пунктын, ашханә, беседкаларны, шулай ук футбол кырын карады.
Лагерьда яшь спортчылар дүрт спорт төре буенча әзерлек үтәләр: футбол, баскетбол, конькида йөгерү спорты һәм җиңел атлетика. Тренировкалар өчен резина белән капланган баскетбол һәм ике баскетбол-волейбол мәйданчыгы, ясалма газонлы мини-футбол мәйданчыгы, Җир һәм ком белән капланган ике стандарт булмаган футбол кыры җиһазландырылган.