Арча шәһәренең Баки Урманче урамындагы 18нче йортта урнашкан яңа торак йорт «социаль ипотека»программасында катнашучылар өчен билгеләнгән. Йорт «торак һәм шәһәр мохите»милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында төзелгән.
Кирпеч йортта ике подъезд һәм дүрт торак кат бар. Проектланган 48 фатирның гомуми мәйданы якынча 3 мең кв. метр тәшкил итә, шуларның 12се – бер бүлмәле, 24е – ике бүлмәле һәм 12се – өч бүлмәле.
Торак сантехника, ике контурлы шәхси җылыту казаннары, газ плитәләре, газ анализаторлары, су, газ һәм электр энергиясен исәпкә алу исәпләгечләре белән җиһазландырылган.
Бүген үк Арчада торак программаларында катнашучылар фатирлар алачак – яңа 48 фатирлы йортта торак урнашачак.