Милли проект буенча төзелгән Актаныш үзәк район хастаханәсенең яңа ФАПлары ачылды

2024 елның 19 марты, сишәмбе

Актаныш районының Татар Ямалы авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Аның төзелеше узган ел ахырында «Сәламәтлек саклау»илкүләм проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы буенча алдан финанслау кысаларында башланды.

Тантаналы ачылышта Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов, «Актаныш РҮХ» ДАССОның баш табибы Айдар Хаев, медицина хезмәткәрләре һәм авыл халкы катнашты.

"Авылны уңышлы үстерү-авыл халкы өчен уңайлы яшәү шартлары тудыру, беренче чиратта, медицина ярдәме алу мөмкинлеге. Районда барлык президент программалары гамәлгә ашырыла", - дип билгеләп үтте Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов. Ул шулай ук Татарстан Республикасы Раисына һәм ТР сәламәтлек саклау министрлыгына ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Шулай ук кунаклар шул ук программа буенча төзелгән 2023 елның яңа объектында булдылар. Бу Табанлы-Күл авылындагы ФАП.   

Яңа биналарда фельдшер кабинеты, процедура кабинеты, көтү бүлмәсе, персоналның киенү бүлмәсе, медикаментлар саклау өчен бина, санузел һәм санитар бүлмә бар.

Модульле фельдшер-акушерлык пунктлары эшли башлау белән халыкка медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфаты һәм медицина персоналының эш шартлары яхшырачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International