2024 елның 8 февралендә «2023 елда төзелеш комплексы эшенә йомгаклар һәм 2024 елга бурычлар " стратегик сессиясе узды. Инвестиция-төзелеш циклында экспертизаның роле. Татарстан Республикасында объектлар төзегәндә проект карарларын оптимальләштерү һәм икътисади мәнфәгатьләрне үтәү».
Чараны «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәяләр кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе һәм Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы оештырды.
Чараның максаты: эксперт оешмаларына мөрәҗәгать иткәндә заказчылар һәм проектлаучылар проблемаларын ачыклау.
«Главинвестстрой» ДКУ директорының беренче урынбасары Айрат Халиков «проект документациясенә экспертиза үткәргәндә барлыкка килә торган проблемалы ситуацияләр» темасына доклад белән чыгыш ясады.
Сессиянең пленар утырышында шулай ук ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов, «УГЭЦ ТР» ДАУ директоры Рафар Шакиров, Россия экспертизалар Ассоциациясе Идарәсе рәисе Леонид Ставицкий чыгыш ясады.
Чара нәтиҗәләре буенча резолюция әзерләнәчәк, шулай ук эксперт оешмалары белән эшләгәндә искәрмәләрне бетерү буенча эшче төркем һәм юл картасы булдырылачак.