Әлмәттә җирле үзәк район хастаханәсенең махсуслаштырылган кабул итү-диагностика бүлеге төзелеше тәмамланды

2024 елның 22 феврале, пәнҗешәмбе

«Әлмәт үзәк район хастаханәсе»ДАССОның икеләтә билгеләнештәге инфекцион бокслар белән махсуслаштырылган кабул итү-диагностика бүлеге төзелеше тәмамланды. ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге тарафыннан проект документациясе таләпләренә туры килү турында нәтиҗә бирелде.

Медицина учреждениесе Әлмәттә Төзүчеләр проспектында урнашкан һәм 3 катлы бинадан тора, аның подвалы 3496 кв. м. тирәсе.

Беренче катта кабул итү-диагностика бүлеге урнашкан. Икенче катта реанимация блогы. Өченче катта операция блогы.

Объект «Сәламәтлек саклау»милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында төзелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International