Россия Төзелеш министрлыгы Татарстан Республикасында чистарту корылмаларын реконструкцияләү барышын бәяләде

2023 елның 4 декабре, дүшәмбе

РФ төзелеш һәм ТКХ министры урынбасары Алексей Ересько узган атнада Казанда «Волганы сәламәтләндерү» федераль проекты объектларында булды, шулай ук су объектларын сәламәтләндерү һәм саклау мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмәдә катнашты. 
Алексей Ересько Татарстан Республикасында чистарту корылмаларын модернизацияләү буенча башкарылган эшләргә югары бәя бирде. Ул проектта катнашкан барлык структураларның тыгыз үзара тәэсир итешү нәтиҗәлелегенә игътибар итте.
«Волганы сәламәтләндерү» федераль проекты 2024 елга пычранган агынты сулар күләмен киметү хисабына Волганың экологик хәлен яхшыртуга юнәлдерелгән. 
Хәзерге вакытта Казанда биологик чистарту корылмаларын масштаблы реконструкцияләү буенча эшләр 72% ка башкарылган. Шулай ук, «Волганы сәламәтләндерү» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында, Казанда Самосыров полигонын рекультивацияләү тәмамлана. Төзелеш-монтаж эшләре 95% ка башкарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International