Казанның Үзәк стадионында ремонт эшләре башланганчы киңәшмә

2023 елның 27 ноябре, дүшәмбе

Казан мэры Илсур Метшин шәһәрнең Үзәк стадионында булачак реконструкциягә бәйле рәвештә киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә «ТР ГИСУ» ДКУ директоры Нияз Ситдыйков, физик культура һәм спорт комитеты рәисе Линар Гарипов, капстроительство идарәсе башлыгы Марат Сәмигулин катнашты.

Масштаблы эшләр декабрьдә үк башланачак, гомуми төзелеш эшләреннән тыш, йөгерү юллары һәм пластик креслолар алыштырылачак. Яңартылган стадион БРИКС уеннарының җиңел атлетика буенча ярышларын кабул итәчәк.

Казан мэры Илсур Метшин трибуналарны, трибуна асты биналарын, киенү бүлмәләрен, инженерлык коммуникацияләрен карады.

"Татарстан башкаласының спорт тарихының алтын битләре Казанның Үзәк стадионында язылды. Иң элек - «Рубин», без 2008 һәм 2009 елларда чемпион булдык. Җиңел атлетика манежы-бүген дә шәһәр халкының яраткан урыны, анда тренерларны һәм ата-аналарны сөендерүче һәм Казанга спорт даны китерүче чемпионнар үскән һәм үсүен дәвам итә. Республикабыз Рәисенә, Рөстәм Нургали улына рәхмәт, финанслау бүлеп бирелде һәм БРИКС уеннарына без яңартылган Үзәк стадион алачакбыз», – дип хәбәр итте Илсур Метшин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International