Казанның Мәскәү районында, Короленко урамында яшьләр үзәге бинасы төзелә. Объект төзелеше 83% ка тәмамланган. Монолит эшләр тулысынча тәмамланган, төзүчеләр биналарны бизәүгә һәм территорияне төзекләндерүгә күчкәннәр. Эшләр барышы белән шәһәр Мэры Илсур Метшин танышты.
Яшьләр үзәгендә «Ярат»яшүсмерләр клубы ачу планлаштырыла. "Бу микрорайонда бик күп балалар һәм яшүсмерләр яши. Якын - тирәдәге яшүсмерләр клублары, кызганычка каршы, ерак урнашкан, һәм Татарстан Раисы Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән без бу бинаны төзү мөмкинлеген таптык. Короленко урамындагы яшүсмерләр клубын кыш көне-декабрь ахырында, гыйнвар башында ачарга ниятлибез. Ачылганнан соң анда тормыш кайнап торуы, мәктәптән соң балалар өстәмә белем алуы, үз талантларын үстерүе бик мөһим», – диде Казан Мэры Илсур Метшин.
Түгәрәкләрдә һәм секцияләрдә аена 800 кеше шөгыльләнә алачак, ә төрле чаралар белән 3 меңгә якын кешене колачлау планлаштырыла. Программалау, бию, гамәли иҗат, 3D-моделирование, робототехника һәм башкалар буенча дәресләр планлаштырылган.