"Экология" милли проектының "Чиста ил"федераль проекты кысаларында Казан шәһәренең Мамадыш тракты урамындагы Самосыров полигонын рекультивацияләү буенча эшләр дәвам итә. Объектның әзерлеге 86% тәшкил итә.
Хәзерге вакытта объектта белгечләр дегазация системасын төзү буенча эшләрне тәмамлыйлар 90 %, туфракның уңдырышлы катламын төзү буенча 77,84%, үләннәр чәчү буенча 61,10%.
Рекультивациянең төп максаты-эшләми торган чүплекнең туфракка, җир асты суларына һәм атмосферага тискәре йогынтысын киметү, рекультивацияләнгән территорияне Казанның функциональ зоналаштыруына ярашлы рәвештә куллануның алга таба мөмкинлеген тәэмин итү.