Казанның Яңа Савин районында балалар бакчасы төзелеше 48% ка үтәлгән. Объектта кирпеч салынып беткән, түшәмәләр әзер, подвалны гидроизоляцияләү һәм түбә җәү эшләре төгәлләнгән.
Хәзер төзүчеләр катларны штукатурлыйлар, бизәкләү эшләрен башкаралар һәм инженерлык челтәрләрен салалар. Параллель рәвештә тәрәзә урнаштыру (85%) һәм фасадны урнаштыру (66%) бара. Яндагы территорияләрдә эшчеләр күләгә булдыручы навеслар, коляскалар һәм чүп контейнерлары өчен мәйданчык ясыйлар. Төзелеш «Демография» илкүләм проекты буенча алып барыла.
Балалар бакчасына 220 бала йөриячәк. Балалар өчен 12 төркем ачылачагы билгеле, шуларның дүртесе 1,5 яшьтән 3 яшькә кадәрге балалар өчен ясле төркемнәре булачак.
Исегезгә төшерәбез, төзелә торган балалар бакчасы янында күптән түгел 220 урынга исәпләнгән тагын бер мәктәпкәчә учреждение төзелде. Анда музыкаль һәм спорт заллары, психолог кабинеты һәм гаилә мастер-класслары өчен зур коворкинг-үзәк урнашкан. Соңгы биш елда Казанда 30 дан артык балалар бакчасы төзелгән, ә 10 ел эчендә шәһәрдә тагын 86 мәктәпкәчә учреждение капиталь төзекләндерелгән.