Татарстанлылар «Вправе.рф» хокукый ярдәм порталы аша бушлай юридик ярдәм алырга мөмкин

2023 елның 7 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында Россия Юстиция министрлыгының «Вправе.рф» хокукый ярдәм порталы дәүләт электрон сервисы аша түләүсез юридик ярдәм алырга мөмкин (https://xn--80adbm1cg.xn--p1ai/).

♦ «Вправе.рф» хокукый ярдәм порталы түбәндәге мөмкинлекләрне бирә:

- телефон аша юрист консультациясен алу;

- язма җавап алу өчен квалификацияле юристларга язма сорау җибәрү;

- Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросына турыдан-туры кабул итүгә язылу;

- иң кирәкле тормыш хәлләре буенча актуаль хокукый мәгълүмат алу.

Порталдан теләсә кайсы гражданин бушлай юридик ярдәм һәм актуаль хокукый мәгълүмат алу өчен файдалана алачак.

♦ Моның өчен түбәндәгеләрне үтәргә кирәк:

1. Порталның шәхси кабинетында Дәүләт хезмәтләре аша авторизацияләнергә (https://www.gosuslugi.ru/).

2. «Юридик ярдәм сорап мөрәҗәгать итү» бүлеген сайларга һәм «Мөрәҗәгать итү» төймәсенә басарга.

3. Алга таба шәхси мәгълүматны үз хәлегезгә карап тутырыгыз.

1 адым – бушлай юридик ярдәм алу хокукына ия булган ташламалы категорияне сайлау.

2 адым – мөрәҗәгатьнең эчтәлеген, юридик ярдәмнең төрен, сезнең белән аралашуның кирәкле форматын күрсәтергә һәм кабул итүгә язылырга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International