Илсур Метшин перинаталь үзәк төзелешенең барышын тикшерде

2023 елның 3 марты, җомга

Казанның 7 нче госпитале базасында перинаталь үзәк төзелә. Үзәк шәһәрнең бөтен акушерлык-гинекология хезмәте өчен төп учреждение булачак. Ел саен анда 8 меңнән артык бала табучы хатын-кыз кабул ителәчәк.

ТР башкаласы Мэры Илсур Метшин медицина учреждениесе төзелешенең барышын тикшерде. "Перинаталь үзәк төзү Казан өчен мөһим. Август ахырына төзүчеләр барлык эшләрне тәмамларга планлаштыралар, һәм бала табучы хатын — кызлар өчен лаеклы шартлар тудырылачак», - диде шәһәр башлыгы.

Яңа үзәктә иң заманча технологияләр тупланачак, бүген резервлау һәм җиһазлар сатып алу бара.

Биредә медицина хезмәтләренең тулы комплексы күрсәтеләчәк, шул исәптән югары дәрәҗәдәге куркынычлы йөкле хатын-кызларны контрольдә тоту, алар өчен барлык кирәкле диагностик манипуляцияләр һәм тикшеренүләр үткәрү һәм бала тугач озата бару.

Бүгенге көндә перинаталь үзәк төзелеше 21 процентка башкарылган. Эшчеләр кирпеч салуны һәм түбә эшләрен тәмамлыйлар. Җылылык һәм су белән тәэмин итү челтәрләрендә эшләр дәвам итә, вентиляцияләнә торган фасад монтажлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International