Алексеевск районында яңа боз сарае ачылды

2022 елның 28 декабре, чәршәмбе

28 декабрьдә ТР Алексеевск муниципаль районында боз сарае ачыла. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов һәм башкалар катнашты.

Яңа объектның заказчысы – «Главинвестстрой РТ» ДКУ, генераль подрядчысы - «Алтын Групп»СК ҖЧҖ. Бер катлы спорт объектының гомуми мәйданы 3 386,86 кв.метр тәшкил итә.

ТР Премьер-министры мондый проектларны мөмкин кадәр кыска вакыт эчендә һәм сыйфатлы тормышка ашыручы төзүчеләргә рәхмәт белдерде. Ул искәрткәнчә, бу объект «Демография» милли проектының «Спорт – тормыш нормасы»федераль проектына кертелгән.

Татарстанда заманча спорт инфраструктурасын булдыру буенча системалы эш алып барыла. Бу сәламәт яшәү рәвешен пропагандаларга һәм төбәкнең күп кенә гражданнарына актив рәвештә спорт белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирә. Республика өчен Алексеевск районында әлеге спорт объектын ачу юбилейлы булды-ул 50нче боз сарае.

Моннан тыш, ТР Премьер-министрының Алексеевск районына эш сәфәре кысаларында төзелә торган Бадминтон үзәгенә символик таш салынды. Алексей Песошин искә төшергәнчә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында бадминтон үзәкләрен төзү программасын гамәлгә ашыруга старт бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International