Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Бүгенгә 2 млн 990 мең квадрат метр тапшырылган, бу планлаштырылган күрсәткечләрдән 8,5% ка күбрәк. Шәхси торак төзелешенә гомуми күләмнән 2 млн 137 мең кв. метр, күп фатирлы инвестицион торакка - 747 мең кв. метр, социаль ипотекага 105,8 мең кв. метр туры килә.
Төзелеш буенча барлык 15 республика программасының 92% ы үтәлгән. 184 объект кергән тугыз программа тәмамланган. Алты программа һәм аларга керүче 13 объект тәмамлана. Аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү буенча 4 программаның бүгенге көндә 10 муниципаль оешмадагы ятим балалар өчен каралган 600 торак урында эшләр дәвам итә.