Татарстанда торак тапшыру буенча план арттырып үтәлгән

2022 елның 17 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Россиядә торак тапшыру буенча, Мәскәү шәһәре, Мәскәү, Ленинград өлкәләреннән һәм Краснодар краеннан калышып, 5 нче урында тора. Идел буе федераль округы линиясе буенча -1 урын. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләде.

 

«2019 елдан башлап, Татарстанда 2,6 млн.кв. метр торак файдалануга тапшырыла. Узган ел без рекордлы 3 011,5 мең квадрат метр торак керттек. Агымдагы елның 17 ноябренә 2 990,1 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган инде, бу еллык планның 108,5% (2 755,0 мең кв.м.) яки узган ел дәрәҗәсенә карата 124,3% тәшкил итә», - дип хәбәр итте ул.

 

Илшат Гыймаев шулай ук «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты нигезендә 2022-2030 елларда Татарстанда 28,4 млн.квадрат метр торак төзү планлаштырылуын билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International