«Иң яхшы йорт. Иң яхшы ишегалды» россиякүләм конкурска нәтиҗәләр ясалды. «Иң яхшы ишегалды» номинациясендә икенче урынны Апас штп, Завод ур., 21 (Татарстан Республикасы).
Конкурста 6 категория буенча 5050 номинант катнашты: «Күпфатирлы йорт советы эшенең иң яхшы тәҗрибәсе» , «ТМШ эшенең иң яхшы тәҗрибәсе», «Иң дус йорт», «Капиталь ремонт үткәрүнең иң яхшы тәҗрибәсе» ,«Иң яхшы подъезд»,«Иң яхшы ишегалды».
Җиңүчеләрне эксперт бәяләмәләре һәм халык тавыш бирүе нигезендә билгеләделәр.
«Иң яхшы йорт. Иң яхшы ишегалды» проекты кысаларында Россия Төзелеш министрлыгы һәм территорияләрне үстерү фонды ярдәмендә «КФЙ халкы» үткәрелә. Күпфатирлы йортлар белән идарә итү сыйфатын күтәрүгә, актив һәм җаваплы милекчеләргә ярдәм итүгә, торак өлкәсендә яшәүчеләрнең белемен арттыруга юнәлдерелгән.
Сылтама.