ТР Төзелеш министрлыгында төзелештә бәяләү һәм шәһәр төзелеше кануннарына үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча ел саен үткәрелә торган семинар узачак

2022 елның 1 ноябре, сишәмбе

2022 елның 18 ноябрендә Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында «Төзелештә шәһәр төзелеше эшчәнлеге һәм бәяләү кануннарында үзгәреш, проект документларына дәүләт экспертизасы үткәрү үзенчәлекләре» темасына багышланган очрашу  узды.

Чараны Татарстан Республикасының Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе оештыра.

Ел саен чарада Татарстан Республикасының һәм регионнарның төзелеш тармагы белгечләре - дәүләт заказчылары, заказчылар-төзүчеләр, подрядчы, төзелеш һәм проект оешмалары, югары һөнәри белем бирү мәгариф оешмалары катнаша.

Семинар кысаларында тыңлаучылар законнардагы үзгәрешләр буенча актуаль мәгълүмат ала, үзләрен кызыксындырган сорауларга экспертлар белән ачык әңгәмәдә катнаша ала.

Укыту барышында мәгълүмати-методик материалларны сайлап алу, шулай ук сметчикларга аттестация узу мөмкинлеге каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International