Татарстанда 2 млн. 889 мең квадрат метр торак төзелгән

2022 елның 21 октябре, җомга

Татарстанда торак төзелеше программалары буенча бүгенге көндә 2 млн 889 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Шул исәптән 2 млн 36 мең кв.м. шәхси торак төзелешенә, 747 мең кв. м. - күп фатирлы инвестицион торакка һәм 105,7 мең кв. м. - социаль ипотека буенча төзелгән йортларга туры килә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү буенча 4 программаның бүгенге көндә икесе эшли. 10 муниципаль берәмлектә «ятим балалар» өчен билгеләнгән 600 торак урыны буенча 258 фатирга дәүләт торак фонды милке хокукын теркәргә кала. Тагын 39 фатир әлегә төзелә торган 4 социаль ипотека йортында.

«Мәҗбүри күченүчеләр, Ерак Төньяктан күченүчеләр һәм чернобыльчеләр» категориясе буенча 7 сертификаттан бары тик берсен генә рәсмиләштерәсе кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International