Түбән Каманың 160 тан артык гаиләсе социаль ипотека буенча фатир ачкычлары алды

2022 елның 20 октябре, пәнҗешәмбе

Түбән Камада Тынычлык проспекты буенча 92-нче номерлы 169-фатирлы торак йортка яшәүчеләр күченде. Яңа фатирларда социаль ипотека программасында катнашучылар яшәячәк. Яңа төзелеш ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына төзелгән.

Йорт 10 каттан, дүрт подъезддан тора, аларның гомуми мәйданы - 10,2 мең квадрат метр. Барлык фатирлар да беренчел ремонт, сантехника, газ плитәләре, су, газ һәм электр энергиясен исәпкә алу җайланмалары, җылылык регуляторлары белән җиһазландырылган.

Бу Түбән Камада быел төзелгән өченче йорт. Моңа кадәр соципотека буенча шәһәрнең 34нче микрорайонында 289 фатирлы ике йорт тапшырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International