Бүген ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды И.Шакиров проспекты, №2, 2а һәм 4 адреслары буенча «Сандугач» ТК соңгы өч йортның фатирларына ачкычлар бирде.
Торак комплексы төзелеше 2020-нче елда башланган. Ул 1716 фатирлы 18 йорттан тора. Беренче 15 объект инде урнашкан. Бүген калган өч йортта яшәүчеләргә ачкычлар бирелде.
Яңа төзелешләргә бюджет өлкәсе һәм предприятиеләр хезмәткәрләре, яшь гаиләләр, медицина хезмәткәрләре — грант алучылар, шулай ук ятим балалар күчте.
И.Шакиров урамындагы 4 — нче номерлы йортта тугыз торак кат, ике подъезд бар. Фатирларның гомуми мәйданы (шуларның 36сы — ике бүлмәле, калганы-өч бүлмәле) 4,8 мең квадрат метр тәшкил итә.
2 һәм 2А бер подъездлы йортларның да тугыз торак каты бар, аларның һәркайсында 108 фатир (54 бер бүлмәле, 45 ике бүлмәле һәм 9 өч бүлмәле).
Барлык фатирлар да яшәр өчен тулысынча әзер, сантехника һәм исәпкә алу счетчиклары белән җиһазландырылган.