Татарстан бирелгән авыл ипотекасы күләме буенча лидер төбәкләр өчлегенә керә. Займ кысаларында республиканың барлык районнарында әзер йортлар сатып алына, әмма Питрәч, Биектау һәм Лаеш районнары аеруча популяр.
“Үз авылым” авыл территорияләрен үстерү буенча циффрлы платформа төзү йорт яки участок алырга, төзелеш эшләренең бәясен исәпләргә мөмкинлек бирә. Шулай ук ипотекага шунда ук гариза бирергә һәм аккредитацияләнгән подрядчы оешмалардан уңайлы йорт проектын сайларга мөмкин.
2022 елда авыл ипотекасын йә индивидуаль торак төзүгә (ИЖС), йә участок белән әзер шәһәр читендәге йорт сатып алырга була. Шул ук вакытта, әгәр участок белән йорт физик заттан алынса, объектка 5 ел артмаска тиеш. Юридик заттан сатып алынган очракта бу срок 3 елдан артмаска тиеш.