Илшат Гыймаев корыч төзелешне үстерү ассоциациясенең тармак сессиясендә чыгыш ясады

2022 елның 11 октябре, сишәмбе

Бүген корыч төзелешне үстерү ассоциациясенең (АРСС) тармак сессиясендә төзелештә металл конструкцияләр җитештерү һәм кадрлар әзерләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Чара Казан дәүләт-архитектура-төзелеш университетында узды. Сәламләү сүзе белән ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Илшат Гыймаев чыгыш ясады.

Чарада АРСС генераль директоры Александр Данилов, «Евраз» һәм «Северсталь» компаниясе вәкилләре спикерлар булды.

Илшат Гыймаев үз чыгышында җитештерү, төзелеш һәм кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләрен хәл итү юлларын атады. “Республикада сәнәгать төзелешендә масштаблы проектларны гамәлгә ашыру дәвам итә. Нефть-газ химиясе комплексының яңа проектларын тәэмин итү өчен, гражданлык төзелешендә төзелеш индустриясенең тиешле базасы кирәк. Республика заводларының, барыннан да элек, агымдагы шартларда саклап калырга һәм киләчәктә сыйфатны яхшырту, ассортиментны һәм номенклатураны киңәйтү өчен үстерергә кирәк», – дип билгеләп үтте министр урынбасары.

Чара кысаларында шулай ук АРСС металл конструкцияләрен проектлау буенча яңа дәреслек тәкъдим ителде. Эшләнгән материаллар бакалавр һәм аспирантура программалары өчен мәгариф системасы тарафыннан тәкъдим ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International