Казанда II Халыкара төзелеш чемпионаты җиңүчеләрен бүләкләделәр

2022 елның 10 октябре, дүшәмбе

Казан Экспо»да II Халыкара төзелеш чемпионатын ябу һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин катнашты.

Рөстәм Миңнеханов Россия Төзелеш министрлыгына һәм «Росатом» дәүләт корпорациясенә чараны уздыру мәйданчыгы итеп Казанны сайлаулары өчен рәхмәт белдерде, шулай ук «Россия - мөмкинлекләр иле» платформасына һәм «Газпром» компаниясенә уртак нәтиҗәле эш өчен рәхмәт җиткерде.

Чемпионатта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Татарстан Республикасы Президенты аларның югары дәрәҗәдә компетенцияләрен билгеләп үтте. «Сез - иң яхшылары. Биредә Россиянең төзелеш тармагының алтын генофонды җыелган. Без шундый көчле потенциалга ия булуыбыз белән горурланабыз. Безнең егетләр күп тапкырлар Ворлдскиллз чемпионатларында үз осталыкларын күрсәтте. Татарстан яшьләренең дә үз сәләтләрен күрсәтүе миңа бик ошый», - диде Рөстәм Миңнеханов.

«Без икенче чемпионатны гына үткәрдек. Мин ышанам, алдагы гамәлләребез шул ук юнәлештә тормышка ашырылачак. Әлеге чемпионатның төп бурычы - төзүче һөнәренең абруен күтәрү. Мондый турнирлар ярдәмендә белгечләрне әзерләү сыйфаты сизелерлек арта, хезмәткә уңай караш формалаша һәм хезмәт династияләре төзелә», - диде Ирек Фәйзуллин.

Аннары Татарстан Президенты һәм Россия Төзелеш министрлыгы башлыгы берничә номинациядә чемпионат җиңүчеләрен бүләкләде.

ТР Президенты матбугат хезмәте материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International