ТР Төзелеш министрлыгында журналистларның еллык конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә

2022 елның 22 сентябре, пәнҗешәмбе

«Сандугач» торак комплексында (Казанның «Салават Күпере» торак районының икенче кварталы) йортларга күчү башланды, Казанның 276 гаиләсе яңа фатир ачкычлары алды.

Торак комплексындагы яңа биналар ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына төзелгән. Фатирлар сантехника, электр плитәләре, янгын сигнализациясе сенсорлары, су, электр энергиясен исәпкә алу җайланмалары, җылылык регуляторлары һәм мәгълүматларны ерактан укуның автоматик системасы белән җиһазландырылган.

Торак комплекс ишегалларында уен, спорт, яшел зоналар һәм ял итү урыннары урнаштырылган «Машинасыз ишегалды» концепциясе тормышка ашырылды. Яңа йортларда бюджет өлкәсе һәм предприятиеләр хезмәткәрләре, күп балалы һәм яшь гаиләләр, медицина хезмәткәрләре – грант алучылар, ятим балалар, шулай ук авария хәлендәге йортлардан һәм капиталь ремонт ясап булмаган  йортлардан күченүчеләр яшәячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International