Сколковода «Төзелеш өлкәсендә дәүләт заказы белән идарә итүгә заманча карашлар» дигән стратегик сессия узды. Дискуссияләр темасы - торакны сафка бастыру, авария хәлендәге торак фондыннан күчерү, капиталь кертемнәргә яңа алымнар, шулай ук төзелеш секторы командаларына карата таләпләр һәм төбәкләрдә төзелеш комплексы белән идарә вертикален формалаштыру булды.
2030 елга - елына 120 млн кв. м торак кертү - барлык идарә буыннарының төп бурычлары арасында һәм беренче чиратта төбәкләрне, муниципалитетларны әйләнешкә җәлеп итү һәм аларны инфраструктура белән тәэмин итү булып тора, дип билгеләп үтте вице-премьер Марат Хөснуллин.
Президентыбыз һәм бизнеска күрсәткән тиңдәшсез ярдәм чаралары нәтиҗәсендә илебез хөкүмәте дә быел ук югары нәтиҗәләргә иреште: гражданнар авария хәлендәге торактан күчеп киләләр, инфраструктура төзелә, торак-коммуналь хуҗалык объектлары яңартыла, ишегаллары һәм парклары төзекләндерелә, илдә гомуми яшәү дәрәҗәсе күтәрелә.
Чарада вице-губернаторлар һәм профильле региональ министрлар, федераль башкарма хакимият органнары җитәкчеләре һәм «Төзелеш һәм архитектура» тармак консорциумын гамәлгә куючылар катнашты.