УГЭЦта төзелеш объектларына экспертиза үткәрүнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2022 елның 13 сентябре, сишәмбе

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрылыгында «түгәрәк өстәл» утырышы узды.  Киңәшмәдә проект документларына экспертиза үткәрү, этаплары, смета бәясенең дөреслеген билгеләү мәсьәләләре каралды.

ТР Дәүләт экспертизасы һәм бәя билгеләү идарәсе директоры Рафар Шакиров үзенең чыгышында кабат дәүләт экспертизасы үткәрү моментларына басым ясады, капиталь кертемнәрне планлаштыру стадиясендә объектларны тикшерү механизмнары турында сөйләде.

Моннан тыш, фикер алышу барышында информацион модельләштерүнең заманча технологияләре билгеләнде, алар ярдәмендә учреждениедә проектларга экспертиза үткәрелә. 2021 елда, ТР Төзелеш министрлыгы ярдәме белән берничә төрле укыту программасы эшләнде – заказчылар, проектлаучылар, төзүчеләр һәм сметачылар өчен, якынча 350 кеше укулар узды.

Марат Айзатуллин билгеләп үткәнчә, дәүләт экспертизасы һәм бәя билгеләү идарәсе эше республика һәм федераль программаларны тормышка ашыруда төп роль уйный. «Республикада төзелә торган объектларның иминлеге, сыйфаты һәм бәясе күбесенчә сезгә бәйле. Төзелеш өлкәсендә барган үзгәрешләрне исәпкә алып, без яңа шартларга тиз ияләшергә һәм куелган бурычларны нәтиҗәле үтәргә тиешбез», – диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International