Татарстанда еллык планнан 90% тан артык торак төзелгән

2022 елның 12 сентябре, дүшәмбе

Татарстанда торак тапшыру күләмнәре турында ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.

Республикада 2,5 млн квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, бу еллык планның 91% тын тәшкил итә. Индивидуаль төзелеш буенча планның 104% үтәлгән, коммерцияле төзелештә еллык күрсәткечләрнең үтәлеше 70% ка бәяләнә.

Милли проектлар һәм дәүләт программалары кысаларында 5 мәгариф учреждениесенең 3се эштә кала. 52 ФАП төзелешендә сәламәтлек саклау тармагы буенча төзү-монтаж эшләрен башкару 98% тәшкил итә. 15 объектта эшләр дәвам итә. Тагын 7 объект буенча эшләр 57% ка бәяләнә.

Агымдагы елда барлык 8 мәдәният объекты да федераль программаларга керә. «Мәдәният» илкүләм проектына кертелгән 7 объектның 5сендә эшләр бара. Спорт объектларыннан 6 ябык футбол мәйданының 4ендә эшләр бара.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов төзелеш-монтаж эшләрен вакытында тәмамлауны һәм кирәкле документларны әзерләүне тәэмин итәргә кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International