Яр Чаллыда «Мастеровые» театры ачылды

2022 елның 1 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Чаллыда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында «Мастеровые» рус драма театрының тантаналы ачылышы узды.  Президентны ТР Мәдәният министры Ирада Әюпова һәм Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев озата йөрде.

Рөстәм Миңнеханов котлавында билгеләп үткәнчә, Россия Президенты Владимир Путин Чаллыга соңгы визиты кысаларында масштаблы проектны хуплады. Театр «Мәдәниятне үстерү» федераль дәүләт программасы кысаларында төзелгән.

Театр төзелеше 2020 елның октябрендә башланды. 11,6 мең кв. метрдан артык мәйданлы дүрт катлы бина 100 һәм 500 урынга исәпләнгән 2 залны үз эченә ала. Шулай ук бинада тавыш язу студиясе, Балалар бүлмәсе, фотомастерская, күргәзмә залы, архив, видеотека һәм буфет каралган. Якын — тирәдә 71 автомобильле парковка, шуның 9 - хәрәкәте чикле кешеләр өчен.

“Яр Чаллы - Россиянең зур шәһәре, биредә 500 мең кеше яши. Кала уңайлы булырга тиеш. Бүген без искиткеч яңа театр ачабыз. Чаллыларның  күптәнге хыялы тормышка ашты. Гомумән алганда, бу бөтен илнең театр җәмәгатьчелеге өчен зур вакыйга”, - диде Татарстан Президенты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International