Казанда берничә яңа объект ачылды

2022 елның 31 августы, чәршәмбе

Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында яңа объектлар ачылды. Объектларның берсе - «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе. Объектта РФ төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан мэры Илсур Метшин, шулай ук ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин катнашты.

Мәдрәсә 1882 елда оеша, ләкин 1917 елгы вакыйгалардан соң дини семинария ябыла. 2021 елда мәдрәсәнең уку корпусы реставрацияләнде һәм өстәмә объектлар - тулай торак һәм административ корпус төзелешенә кереште. Рөстәм Миңнеханов яңа биналарны карады һәм студентларның һәм укытучыларның социаль-көнкүреш шартлары белән танышты.

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең тулай торагы 54 кешегә исәпләнгән. Бинада 17 торак бүлмә, гражданнарның аз хәрәкәт итүче төркемнәре өчен 3 бүлмә, тренажерлар залы, икесе  әзерләүнү, һәм башка техник ярдәмче бүлмәләр каралган.

Шулай ук Президент Казанда югары технологияләр өлкәсендәге «Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-парк» технопаркын ачуда катнашты. ИТ-паркы яңа проектларны тормышка ашыру, стартапларны үстерү максатыннан циффрлы индустрия өчен уңайлы шартлар тудыруга юнәлдерелгән. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, проектта иң мөһиме-киберспорт, «Киләчәк уеннары» буенча турнирлар ярдәмендә балалар һәм яшьләр үсеше мөмкинлеге бар.

Казанның яңа ИТ-паркы элеккеге «Спартак» аяк киемнәре фабрикасы территориясендә урнашкан. Беренче катта барлык сервис һәм иҗтимагый инфраструктура: балалар технопаркы, киберарена, конференц-заллары, җәмәгать туклануы зонасы урнашкан. Кунаклар уен компьютер залларын, киберспорт ярышларын трансляцияләү мәйданчыгын карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International