Марат Айзатуллин социаль-мәдәни объектлар төзелеше һәм җәмәгать урыннарын төзекләндерү нәтиҗәләре турында сөйләде

2022 елның 29 августы, дүшәмбе

Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә доклад укыды. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Милли проектлар һәм дәүләт программалары кысаларында республикада биш мәгариф учреждениесе төзелә. 2 мәктәп буенча, шулай ук мәктәп һәм балалар бакчасы белән берләштерелгән проект буенча эшләр башкару 93% тәшкил итә. Казанда балалар бакчасы төзелеше буенча эшләр 45% - ка башкарылган.

Сәламәтлек саклау линиясе буенча 52 фельдшер-акушерлык пункты (ФАП) төзү-монтаж эшләрен башкару 89% тәшкил итә.  «Мәдәният» милли проектына кертелгән 7 объектта эшләр 41% ка башкарылган.

Җәмәгать урыннарын төзекләндерү программасы буенча республикада 65 территория төзекләндерелә, алар буенча эшләр 65% тәшкил итә.

2022 елда спорт линиясе буенча республика программасы кысаларында 6 ябык футбол манежы тапшырылырга тиеш, шуларның берсе – Алабуга шәһәрендә. Әлеге объектлар буенча төзү-монтаж эшләре 75% башкарылган.

Республикада торак тапшыру өлешендә ведомство башлыгы мәгълүматларына караганда, республикада иң зур күләмне индивидуаль торак төзелеше күрсәтә – 11 мең 102 йорт, ягъни планның 93% ы. Социаль ипотека программасы буенча планлаштырылган еллык күләмнең 66% ы тапшырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International