Татарстан кече шәһәр һәм тарихи җирләрнең Бөтенроссия конкурсында катнашып, биш ел эчендә җәмәгать урыннарын үстерүгә 2,5 млрд. сумнан артык акча отты.
Быел республика 510 млн. сумлык федераль грант алды. Республика тарафыннан тәкъдим ителгән җиде гаризаның алтысы җиңелде. Аерым алганда, Алабуга, Яшел Үзән һәм Лениногорск проектларын гамәлгә ашыруга - 95 әр млн. сум, Зәй - 85 млн. сум, Лаеш һәм Болгар-70 әр млн. сум акча алган.
Проектлар 2023 һәм 2024 елларда тормышка ашырылырга тиеш. Бу ел нәтиҗәләре буенча «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды белгечләре башка төбәкләрдән килгән архитекторлар һәм коллегалары өчен методик кулланма төзеде.