Эш сәфәре барышында комиссия вәкилләре Казан шәһәрендәге идарәче компанияләр һәм паркларда булды. Алар мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен уңайлы мохит сыйфатын һәм территорияләрне төзекләндерүне бәяләде.
Иҗтимагый палата экспертлары составында - РФ Иҗтимагый палатасының ТКХ, төзелеш һәм юллар буенча комиссиясе рәисе Галина Дзюба; РФ Иҗтимагый палатасының ТКХ, төзелеш һәм юллар буенча комиссиясе рәисе урынбасары, РФ Дәүләт Думасының Энергетика комитеты эксперт советы әгъзасы, Забайкалье крае коммуналь инфраструктура өлкәсе иҗтимагый советы рәисе - Анатолий Старостин; РФ Иҗтимагый палатасының коммерциячел булмаган секторны үстерү һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү комиссиясе әгъзасы - Игорь Галл-Савальский һәм башкалар.
ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Насыйров торак-коммуналь инфраструктура объектларын карап чыкты.
Беренче булып «Салават күпере» торак комплексында авария хәлендәге йортлардан күченүчеләр өчен билгеләнгән ике йорт белщн таныштылар.
Икенче объект Мәскәү районындагы Волгоград урамы буенча урнашкан ишегалды булды. Ишегалды буйлап экскурсияне район башлыгы Сергей Миронов үткәрде. Ул территориядә бер үк вакытта «Безнең ишегалды», Күп фатирлы йортның гомуми милеген капиталь ремонтлау, шулай ук подъездларны ремонтлауга индивидуаль якын килү программалары гамәлгә ашырылганын сөйләде.
Визит кысаларында комиссия вәкилләре шулай ук Чайков күле янындагы паркта, 7нче шәһәр хастаханәсе янында булды.
Игорь Галл-Савальский сүзләренә караганда, парк зонасында урнашкан мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен җиһазлар башка төбәкләрдә очрамый.
Пациентларны реабилитацияләү өчен кулланыла торган берничә технология аеруча ошады. Беркайда да мондый нәрсә ил территориясендә очрамаган. Алар гомуми кулланылышта, бу бик прогрессив якын килү, интеграцион проект сәламәт кешеләр өчен дә, пациентлар өчен дә кулай, диде РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы, «Бөтенроссия инвалидлар җәмгыяте» Новосибирск оешмасы вәкиле Игорь Галл-Савальский.
Исегезгә төшерәбез, Чайков күле 2021 елда төзекләндерелгән: пандуслар, яр буенда юллар, балалар һәм спорт мәйданчыклары урнаштырылган.