Татарстанлылар өчен төзелеш өлкәсендә рөхсәт документларын алу ике тапкыр тизләнде

2022 елның 16 августы, сишәмбе

2020 елда төзелеш өлкәсендә хезмәт күрсәтүне оптимальләштерү, аларны «бер тәрәзә» режимында күрсәтү максатыннан «Мин төзим» сервисы булдырылды.

Бүгенге көндә сервис төзелеш документларын бирү буенча барлык төп хезмәтләрне күрсәтә, шул ук вакытта хезмәт күрсәтү вакыты 2 тапкырга диярлек кими:

1. Төзелеш башлану турында хәбәрнамә бирү;

2. Җир кишәрлегенең шәһәр төзелеше планын әзерләү һәм алу;

3. Төзелеш тәмамлану турында хәбәрнамә бирү;

4. Җир эшләрен башкаруга ордер бирү;

5. Адрес бирү;

6. Төзелешкә рөхсәт;

7. Файдалануга тапшыруга рөхсәт.

8. Газ белән тәэмин итүгә килешү төзү;

9. Техник хезмәт күрсәтүгә шартнамә төзү;

10. Газны җир кишәрлеге чикләренә кадәр тоташтыру (догазификация);

11. “Техник инвентаризация һәм кадастр эшләре бюросы” АҖнең техник планын алу.

Шулай ук, сервис ярдәмендә объектны чикләүләргә тикшерү үткәрергә мөмкин. Хәзерге вакытта «төзелеш планлаштыручысы» функционалын тормышка ашыру мөмкинлеге карала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International