Торак, социаль-мәдәни өлкә объектлары һәм җәмәгать урыннары төзелеше турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин сөйләде.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин белән бергә уздырды.
Ведомство башлыгы хәбәр иткәнчә, республикада торак тапшыру планы еллык күләмнең 79,9% ы үтәлгән. Бу - 2 млн 202 мең кв. м (ягъни узган ел белән чагыштырганда 135,7%). Индивидуаль торак төзелеше темплары буенча алда бара – 10 мең 374 йорт әзер, ягъни планның 87% ы. Социаль ипотека программасы кысаларында гомуми күләмнең 66% тапшырылган.
Торак төзелешенә ярдәм итүгә һәм базарны стимуллаштыруга 2 федераль чара юнәлдерелгән. Бу - «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы, аның буенча эшләр 65% тәшкил иткән (7 объектның 4се калган, бу атнада Лаеш районының Комлы Кавал авылында эшләр тәмамланган). Икенче чара - «Торак» федераль проекты, аның кысаларында 3 объект гамәлгә ашырыла, аларның әзерлеге 40% ка бәяләнә.