Рөстәм Миңнеханов Буа районында капиталь ремонт һәм төзелеш эшләренең барышын бәяләде

2022 елның 12 августы, җомга

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Буа муниципаль районына эш сәфәре кысаларында «Буа медицина училищесы» ДАҺБУ тулай торагындагы капиталь ремонтның барышы белән танышты. Чарада ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов катнашты.

Капиталь ремонт 2022 ел башында башланды һәм август ахырында тәмамлау планлаштырыла.

Шулай ук Президент «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» программасы кысаларында төзекләндерелгән паркта булды. Үзәк мәйданны төзекләндерү эшләре бу елның май аенда башланды, эшләрне сентябрь аенда тәмамлау планлаштырыла.

Хәзерге вакытта паркта треклар, кече архитектура формалары булган балалар мәйданчыгы төзү эшләре бара, эскәмияләр һәм урналар, ярминкә павильоннары куела.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International