Татарстан Республикасында социаль-мәдәни объектларны һәм күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программаларын гамәлгә ашыруның барышы турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.
Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Алексей Фролов хәбәр иткәнчә, социаль әһәмияткә ия һәм мәдәни объектларны капиталь ремонтлау, шулай ук республикада коммуналь инфраструктураны модернизацияләү тулы куәтенә бара. Чаралар республика һәм федераль программалар кысаларында гамәлгә ашырыла. Тулаем алганда, алар буенча эшләр 77% ка башкарылган.
ТР Төзелеш министрының беренче урынбасары күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау барышы турында хәбәр итте. ТКХ Фонды тарафыннан бирелгән мәгълүмат буенча, тулаем төзелеш-монтаж эшләре 73% ка башкарылган, сезонлы эшләр күләме 75% тәшкил итә.