Илдус Насыйров ТКХ системасындагы иң мөһим үзгәрешләр турында сөйләде

2022 елның 27 июле, чәршәмбе

орак-коммуналь хуҗалык системасындагы үзгәрешләр һәм 2022 елда тармакның яңа эш кагыйдәләре турында «Бердәм Россия» төбәк иҗтимагый кабул итү мәйданчыгында Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Насыйров сөйләде.

Министр урынбасары күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь ремонтлау буенча күрсәтелгән хезмәтләрне кабул итү кагыйдәләрендәге үзгәрешләр, шулай ук КФЙ идарәсендә катнашучыларның үзара бәйләнешләре турында җентекләп сөйләде. Яңалыкларның темалары дача амнистиясенә, бинада индивидуаль исәпкә алу приборлары булмаган өчен җәза һәм срокларга кагылышлы иде. Җылылык, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә эшчәнлекнең җайга салынулы төрләрен хәл итүче оешмаларның инвестицион программаларына төзәтмәләр кертү мәсьәләсе кузгатылды.

Илдус Насыйров үз чыгышында ведомствога мөрәҗәгать иткәндә кире элемтәнең мөһимлеген билгеләп үтте:

«Һәр мәсьәлә, һәр норматив-хокукый акт буенча, без Татарстан Төзелеш министрлыгына мөрәҗәгать иткән вакытта җентекле аңлатма бирәчәкбез», - диде министр урынбасары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International